Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны караучы ата-аналары игътибарына

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

 

Балтач районы мәгариф идарәсе хәбәр итә:

Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны караучы ата-аналары игътибарына:

- укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нинди укыту программасы кирәклеген ачыклау һәм медико- социаль экспертиза (ВТЭК) үткәрү өчен ПМПК (психолого- медико- педагогическая комиссия) оештырыла.  

- Балтач муниципаль районында ПМПК елга 3 тапкыр – декабрь, март һәм август айларында уза. 22 декабрь 2017елда киләсе комиссия утырышы була. Документларны мәгариф идарәсенә алдан китеру сорала.

Белешмә өчен: Мәгариф идарәсе, 2 этаж, 201 булмә, Набиева Резеда Риф  кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International