Балтачта көрәшчеләрнең кадерен беләләр

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе
Район башлыгы Рамил Нотфуллин күптән түгел башкалабызда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы беренчелегендә катнашкан районыбыз көрәшчеләрен үзенә чәй янына чакырды.

Бәйрәмнәренә бәйрәм үрелде район көрәшчеләренә. 5ноябрь көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин күптән түгел башкалабызда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы беренчелегендә катнашкан районыбыз көрәшчеләрен үзенә чәй янына чакырды.

Фикерләшеп, ярышның барышы, уңай мизгелләре һәм кулдан ычкындырган форсатларны яңадан барладылар, киләчәккә планнар белән уртаклаштылар. Узган ярышларда районыбыздан ике команда чыгыш ясады. Беренче команда беренче бишлектә булса, икенче команда күп кенә көчле район командаларын узып, үнберенче урынга күтәрелде.

Дөрес, кемгәдер бу җиңү зурдан тоелмаска мөмкин, әмма читтән көрәшче сатып алмыйча, район егетләреннән генә төзелгән командалар өчен бу кечкенә казаныш түгел. Буыннар алышынуы, яшь егетләребезнең командага керүләре дә, көрәшчеләр арасында узара матур көндәшлек булуы да әле төп җиңуләребез алда булыр, дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

Чыганак: http://baltaci.ru/news/sport/baltachta-krshchelrne-kaderen-bellr

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International