ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2017 ел
җомга

3 нче ноябрьдә Смәел авыл китапханәсе “Сандугач” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Бердәмлектә безнең көч” дип аталаган иртә уздырды. 4 нче ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан үткәрелгән чарада балалар әлеге истәлекле көннең тарихы белән таныштылар,бердәмлек темасына уеннар уйнадылар, мультфильмнар карадылар.Шулай ук китапханәдә бәйрәм уңаеннан китап күргәзмәсе эшләнелде.

Әйе, бүген - 3 ноябрь көнне Балтач муниципаль районының террорга каршы көрәш комиссиясе утырышында күтәрелгән мәсьәләләрдә саклык, уялык һәм иминлек темалары беренче урынга куелды. Комиссия утырышында комиссия әгъзаләре; район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре; җирле үзидарә башлыклары; «Кайтаваз» радиосы һәм «Хезмәт» район газетасыннан журналистлар; Балтач шәһәр җирлегендә эшләүче имамнар һәм башка дин әһелләре катнашты. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров алып барды. 

28 октябрь көнне Яңгул мәдәният йортында "Көзге бал" кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә яшьләр белән 80 еллар яшьләре көч сынашты,онытылып бара торган халык уеннары,күңелле эстафеталар уйнатылды.


2
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

28 октябрь көнне Чапшар авыл клубы hәм Кили мәдәният йорты хезмәткәрләре  Чапшар авыл клубында Кили, Пүскән, Чапшар авылы яшьләре өчен "Көзге бал" бәйрәме уздырдылар. Бәйрәмдә егетләр hәм кызлар арасында бәйгеләр оештырылды.

Россия күләмендә “Этнографик диктант” акциясе 3 ноябрьдә узачак. Балтачлылар да әлеге акциягә кушылып, "Халыклар бердәмлеге" көнендә диктант язачак. Диктант язуда теләге булган һәркем катнаша ала. Әлеге чара район үзәк китапханәсенең уку залында сәгать 10.00да башланачак.

Бүген - 2 ноябрь көнне,  хәзерге  минутларда "Халыклар  бердәмлеге көне" уңаеннан,  "Балтач" спорткомплексында район беренчелеге өчен мини-футбол ярышлары башланып китте.

1 ноябрь көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә "Үзәкләштерелгән авыл клублары системасы"нда финанс-бюджет мәсьәләре һәм эшчәнлекләрен тикшерү буенча үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре хакында киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары һәм ярдәмчесе, район Контроль-хисап палатасы рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, район Финанс-бюджет палатасы рәисе, мәдәният бүлеге җитәкчесе һәм хезмәткәрләре, үзәкләштерелгән бухгалтериянең әлеге тармак буенча җаваплы хезмәткәрләре катнашты. 
 


1
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

29 октябрь көнне Куныр мәдәният йортында "Көзге муллык, көзге бәрәкәт" исемле көзге бал кичәсе булып узды.  ООО "Якты Юл" җәмгыятенең бухгалтерия кызлары белән ООО"Якты юл" җәмгыяте механизаторлары арасында КВН ярышы булды. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичәгә "Әй, туган авылым, Кунырым..." исеме астында иң матур ишек алды фотоларыннан күргәзмәдә эшләнде.


30
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген 30 октябрь – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне.

2017 елның 27 октябрь конендә Балтач районы ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган яшь гражданнарыбызга иң мөһим документ- паспорт бирү тантанасы булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International