Балтачлылар 3 ноябрь көнне район үзәк китапханәсенең уку залында “Этнографик диктант” язачак.
Россия күләмендә “Этнографик диктант” акциясе 3 ноябрьдә узачак. Балтачлылар да әлеге акциягә кушылып, "Халыклар бердәмлеге" көнендә диктант язачак. Диктант язуда теләге булган һәркем катнаша ала. Әлеге чара район үзәк китапханәсенең уку залында сәгать 10.00да башланачак.