Паспортлар тапшыру тантанасы

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

2017 елның 27 октябрь конендә Балтач районы ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган яшь гражданнарыбызга иң мөһим документ- паспорт бирү тантанасы булып узды. Бу шатлыклы вакыйганы балалар белән уртаклашырга иң якын кешеләре һәм эти-эниләре дә килгәннәр иде.Паспортларны укучыларга миграция хезмәтчелеге идарәсенең Балтач бистәсе буенча булек җитәчесе Рамил Хафизов үзе тапшырды. Җылы котлау сүзләре шулай ук Балтач районы ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин исеменнән дә җиткерелде. Ахырдан Рәсәй Гимны яңгырады һәм истәлекле фотолар ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International