Балтачта референдумга әзерлекләр бара

2017 елның 10 ноябре, җомга

Балтачта сайлау комиссияләре вәкилләре белән эшлекле очрашу булды. Районның 33 сайлау участогы комиссиясе вәкилләре, авыл җирлеге башлыкларының урынбасарлары - барлыгы 80 хезмәткәр 8 ноябрьдә район Советының утырышлар залына референдумга әзерлек уңаеннан киңәшмәгә җыелды. Киңәшмәне район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Равил Кәримов алып барды. Көн тәртибендә реферндум көнне эш планы каралды, җаваплы хезмәткәрләргә бурычлар йөкләнде. 

15 ноябрьдән башлап җирлектәге гражданнарның рефердумда катнашу өчен алдан тавыш бирә алу хокукына ия булулары турында искәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International