Бүген һәм иртәгә, ягъни 10 -11 ноябрь көннәрендә район салым инспекциясендә "Ачык ишекләр көне" үтә.
Райондашларыбыз 10нчы ноябрь көнне 9.00-18.00 сәгатьләрдә, ә шимбә - 11енче ноябрьдә 10.00- 15.00 сәгатьләргә кадәр салым инспекциясенә килеп, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таба алачак.
Килгән салым кәгазьләре, җир, милек, транспорт салымнары буенча туган аңлашылмаучанлыкларга ачыклыклар кертә ала.