12 гыйнвар көнне 19.00 сәгатьтә район мәдәният үзәгенә 90 еллык тарихы булган Балтач урта мәктәбе коллективы концертына рәхим итегез. Сезне бай күргәзмә һәм ял концерты көтә.
Яңа ел ялларының бер көнендә төркемдәге балалар һәм аларның әти-әниләре белән саф һавага чыгу - безнең бакчада матур гадәткә әйләнеп бара. Менә 4 гыйнвар көнне кичен Карадуган гимназиясенең боз мәйданчыгына балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары әти әниләре белән бергәләп җыелдылар. Аларны биредә тәрбияче апалары Гөлнур Ильязовна, Әнисә Шамилевна һәм Дилә Сәлимҗановна белән бергә Кыш бабай каршы алды һәм мәйданчыкка чакырды. ясмия
З январь көнне Борнак иле шугалагы кәшәкә тавышы белән бөтен авылны үзенә дәшеп торды. Баксаң, анда олысы да, кечесе дә тимераякка баскан тырышып-тырышып хоккей уйныйлар икән. Быел да гадәттәгечә авылның шәхси эшмәкәре Данил Гыйләҗетдиновның классташлары Рәдиф, Рәүфәт, Минсур истәлегенә үткәргән хоккей ярышы кубогы өчен көч сынаштылар алар.
Чепья авылында яшәүче Сергеева Ольга Сергеевнага 8 январь көнне 90 яшь тулды.
2018 елның 18 мартында Россия Президентын сайлаулар булачак. Рөстәм Миңнеханов: "Русия Президентын сайлау – 2018 елның иң әһәмиятле сәяси вакыйгасы", дип бәяләде. Ул Россия Президенты сайлауларында Владимир Путин кандидатурасын хуплады.
Куныр авыл җирелегендә яңа елны каршыладылар.
5 январь көнне Чутай мәдәният йортында балалар яңа елы үткәрелде.
Кенәбаш китапханәсендә 6 январь көнне “Ач,шигърият,серләреңне...” дип исемләнгән бик матур очрашу кичәсе үтте. Бу кичәгә кунак итеп районыбызның күренекле шәхесләре-М. Хөрмәтуллина һәм Ч.Г абделганиевалар чакырылган иде. Очрашу авторларның шигырбләре,матур җырлар белән үрелеп барды. Балалар да ,өлкәннәр дә кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Кыскасы,очрашу бик күңелле,зәвыклы узды. Авыл халкына,укучыларга яңа елга менә дигән бүләк булды.
6 январь көнне Чапшар авыл клубында Гаязовлар гаиләсенә багышлаган “Сез кабызган утның яктысы-безнең гомернең балкышы!” дип исемләнгән бик мәгънәле, зур эчтәлекле кичә үтте. Кичә авылыбыз имамы Мулланур абыйның Коръән укуы белән башланып китте. Кичә Мөнирә апаның укучылары чыгышы белән дәвам итте. Һәрберсе бик мәгънәле, йөрәккә үтеп керерлек итеп мәктәп елларын искә алдылар (55 ел әлек булган вакыйгалар). Чапшарда туып үскән , танылган шаржчы, Россиянең рәссамнәр оешмасы әгъзәсе , Ватаным Татарстан газетасы редакциясендэ эшләүче Зөлфәт абый Хайруллин да Мөнирә апаны хөрмәтләп кичәдә катнашты. Ул- Мөнирә апаның укучысы да. Кичәнең азагында Мөнирә апа "Кыңгыраулы яшел гармун" шигырен сөйләп, җырлап рәхмәт хисләрен белдерде.
7 гыйнвар көнне Чапшар авыл клубы хезмәткәре балалар өчен саф һавада “Чаналар тартып без киттек тауга...” дип исемләнгән чара оештырды. Тау итәгендә кызыклы ярышларда узышып, уеннар уйнап баларның яллары күңелле һәм файдалы итеп үткәрде.