Шубан авыл китапханәсендә 2018 елда кышкы каникул чорында беренче китап сөюче нәни дусларым абыйлы – энеле Динислам һәм Раил Фасхетдиновлар.
Көтеп алган кышкы озын ялларның 4 январендә Шубан авылында елдагыча үзенең традициясенә әйләнгән хоккей бәйрәме. Авылның олысы-кечесе хоккей мәйданчыгында. Бәйрәмне оештыручы авылдашларыбыз Шарипов Данис Данил улы белән Гарифуллин Алмаз Насих улы.
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару елдан-ел тагын да активлаша. Шубан бозында шайба суккан тавыш көндезен дә кичен дә тынмый.
Авылдашларыбыз бу хоккей ярышларын көтеп алалар. Шубан җирлегенең үзеннән генә дүрт команда ,,Чәнкәчи урамы” ,,Үзәк урам”, ,,Яшьләр урамы”, ,,Түбән Шубаннар” уйнады.
Шубан призына барган ярышта җиңүче булып ,,Чәнкәчи урамы” калды. Һәрбер командага кубок, медаль, грамоталар тапшырылды.
Данис һәм Алмаз катнашкан хоккейчыларны, җанатарларны, хөкемдарларны, ярышларга килгән авылдашларны, килгән кунакларны тәмле пылаулары, карнар чәйләре белән дә сыйладылар.
Авылдашлар исеменнән шушындый хоккей бәйрәме оештырган Шарипов Даниска һәм Гарифуллин Алмазга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Иске Салавыч авылында яшәүче Шәмсеруй Мөхәммәтгали кызы Шакирҗановага 1 гыйнвар көнне 95 яшь тулды.
2 гыйнвар көнне Көек авылы китапханәсендә авыл балалары, кайткан кунакларга Яңа ел кичәсе үткәрдек!!!
30 декабрь көнне Көек авылы китапханәсендә зурлар өчен гөрләтеп Яңа ел кичәсен үткәрдек! Төрле уеннар белән берлектә муз. чарабыз бик күңелле үтте!!!!
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова яңартылган мәгариф идарәсе эшчәнлеге белән танышты.
29 декабрь - районыбыз тарихында гаять тә әһәмиятле, вакыйгаларга бай көн булып истә калыр. Чөнки бүген бер-бер артлы социаль мөһим объектлар кулланылышка тапшырылды. Чираттагысы Шеңшеңәрдә иде. Шеңшеңәр авылы халкы кабат "Батыр"лы булды - капиталь ремонт эшләре төгәлләнгәннән соң спорткомплекс кулланылышка тапшырылды. Авыл халкының, бигрәк тә яшьләрнең шатлыклары белән уртаклашырга район җитәкчелеге һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да килде.
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова Куныр авылында яңа ФАП, ягъни фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында катнашты.
Яңа ел ялларында Үзәк китапханәнең эш сәгатьләре