ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның март аенда Россия Сайлау Кодексында җитди яңалыклар гамәлгә керәчәк. Россия Президентын сайлауда тавыш биргәндә, «открепительный бюллетеньнәр» гамәлдән чыгарыла. Аның урынына башка юл тәкъдим ителә - граждан сайлау уздырылган көндә кайда була, шунда тавыш бирә алачак...

 Норма авылы бозында «Интер Кубок» призына хоккей ярышлары узды. Финалда «Вираж» командасын 8:2 хисабына отып, нормалылар беренче урынны яулады. Икенче  урында –  чепьялылар, өченче урында – «Балтач», дүртенчедә Чутайлылар. Уеннарның иганәчесе  Илшат Шакиров командаларга Кубок һәм истәлекле медаль, бүләкләр тапшырды.

Балаларның язгы каникул вакытында, балаларга табигатькә сак караш тәрбияләү, табигатькә багышланган әдәбият укуга этәргеч ясау максатыннан, 24 март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә  Россиядә һәм Татарстаныбызда Экология елы уңаеннан  “Табигать белән дуслашыйк” исемле экологик уен узды. Китап укучыларыбыз  “Үсемлекне таны”, “Кайсысы артык”, “Экологик әкиятләр”,”Гөмбәләр аланында” диелгән турларда көч сынаштылар. Уен барышында балалар табигатькә багышланган табышмак, әкиятләр белүдә зирәклекләрен тикшерделәр, гөмбәле аланлыкта ашарга яраклы гөмбәләр “җыйдылар”. Чарабыз интернеттан алынган табигатьне саклауга багышланган мултьфильмнар карау белән төгәлләнде.


14
гыйнвар, 2018 ел
якшәмбе

   Смәел авылында яшәүче Габделхәй Әхмәди улы Әхмәдиевка 13нче гыйнвар көнне 90 яшь тулды. 


13
гыйнвар, 2018 ел
шимбә

    Балтач җирлегендә яшәүче Камалетдинов Хөсәен Камалетдин улына 13 январь көнне 90 яшь тулды.


12
гыйнвар, 2018 ел
җомга

12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Закон сагында торучыларны һәм тармак ветераннарын әлеге мөһим дата белән ихлас котлыйбыз.

Балтачның барлык авыл җирлекләрендә дә, шул исәптән Балтач шәһәр җирлегендә дә референдумнар үткән дип саналды. Район җитәкчелеге тарафыннан җирле халыктан җыела торган үзара салым акчаларын вакытында туплап бетереп, планга кертелгән эшләрне язга чыгу белән башлап җибәрү бурычы куелды.  Һәр җирлек үзара салым акчасын нинди эшләр башкаруга тотачагын алдан ук хәл итеп куйган иде инде. Ә хәзер референдумда кабул ителгән сумманы җыя башлау - көнүзәк мәсьәлә булып тора. 

Зур Лызи авылының беренче өлешендә яшәүче Нина Петровна Григорьева гаиләсендә тәрбияләнүче Жилина Идея Николаевна ачык йөзле, киң күңелле, мөлаем ханым. Аның яныннан бервакытта да кеше өзелми. Өлкәннәр көнендә район башлыгы Рамил Нотфуллин да аның хәлләрен белеп, бәйрәм белән котлаган иде. Берничә көннән соң октябрь аенда зурлап, мул табыннар артында Идея Николаевнаның үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткәнлеге мәгълүм. Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре дә тәбрик-котлауларга бай булган. Хәтта Нина Петровна Григорьева туганнарын, күршеләрен кунакка дәшеп чын бәйрәм оештырган... Соңгы вакытларда әлеге опекун гаиләдә  журналистлар һәм “ТНВ” телевидение хезмәткәрләре дә еш  кунак була. Төрле тапшырулар өчен сюжетлар төшереп алып китәләр, опекун гаиләләр турында вакытлы матубугат чараларында яктырту өчен язмалар әзерлиләр.  

Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге (ЗАГС) мәгълүматларыннан  күренгәнчә, туучылар санына карап районда бугенге көндә демографик хәл уңай якка үзгәреш кичерә дип юанырга мөмкин.Чөнки алдагы ел белән чагыштырганда да, үлүчеләр санына караганда да, туучылар саны күбрәк булу белән районыбыз республикада  алдынгылар рәтендә.

Татарстанда гаиләдә тәүге туган балага беренче пособие бирелде.  Россия Президенты В. Путин фәрманы белән, 2018 елдан башлап, гаиләдә туган беренче балага айлык компенсация түләнә. 11 гыйнвар көнне  Татарстанда беренче тапкыр әлеге социаль пособиене Балтач районында яшәүче Юлия Тарасовага тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International