Татарстан Росреестры: өлешләп төзүдәге яңалыклар. 01.07.2018 елдан 214-ФЗ га төзәтмәләр өстәлде. Төп максаты: төзүчеләргә таләпләрне катгыйландыру, халык өчен куркынычлылыкны минимальләштерү.
Районыбызда “Урак–2018” кампаниясе башланып китте. Иң беренчеләрдән булып, “Труд” хуҗалыгы җомга – 27нче июль көнне үк уракка төште. Ул көнне хуҗалык комбайннары 60 тонна бодай суктырып алуга ирешкән. Район башлыгы Рамил Нотфуллин урып-җыю чорын уңышлы гына югалтуларсыз башкарып чыгарга дигән бурыч куйды.
2018 елның 30 июлендә Балтач районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Наз» психологлары полициянең муниципаль хезмәткәрләре белән берлектә «Романтик» балалар лагерендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән квест-уен оештырды.
Аязучан-болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән 14 м/с тизлеккә кадәр.
Төнге минималь температура +10..+13º,
көндез максималь температура +23..+27º.
Кече Лызи җирлегендә үзарасалым хисабына төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Кече Лызи җирлегендә плотина төзелә. Әлеге төзелеш берничә авылны берләштерер дип көтелә.
Үзара салым хисабыннан Нөнәгәр һәм Чутай авылларында юллар төзекләндерелде. Әлеге эшләрне ААҖ "Сельхозхимия" башкарып чыкты.
Бүген – 27 июль көнне Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин районның авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчеләре белән берлектә игеннәрнең торышы белән якыннанрак танышу максатыннан чираттагы рейдка чыкты. Район башлыгы һәр елда уракка төшәр алдыннан район авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре, хуҗалык рәисләре белән бергәлектә автобуска утырып, алдан әзерләнгән маршрут буенча район буйлап кырларны йөреп чыга.
28 июльдә Република территориясендә 17-22 м/с тизлектәге җил һәм яшенле яңгыр булуы көтелә.
28 июльдән 7 августка кадәр янгын чыгу куркынычы саклана (4 класс).
27 июль көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре “Романтик” балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерында ял итүче балаларга “Җир – уртак йортыбыз” темасына күп белүчеләр турнирын оештырдылар.