"Билгесез солдат көненә" Бөтенроссия акциясе кысаларында «Форпост» хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбе укучылары катнашында чара үткәрде

2018 елның 7 декабре, җомга

03.12.2018 ел 14.30 сәгатьтә "Балтач" Форпост" үзәге Балтач бистәсенең "Геройлар аллеясы" паркында "Билгесез солдат көненә" Бөтенроссия акциясе кысаларында «Форпост» хезмәткәрләре һәм Балтач гимназиясе һәм Балтач урта мәктәбе укучылары катнашында чара үткәрде. Балтач муниципаль районы ветераннар советы рәисе Р. А. Абдуллин укучылар алдында "Билгесез Солдат батырлыгы " темасына чыгыш ясады һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды.

Әлеге чарада «Балтач «ФОРПОСТ» үзәге директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов, Балтач муниципаль районы ветераннар советы рәисе Абдуллин Р. А., Балтач гимназиясе педагог оештыручысы Шәрипова Р. Р., Балтач урта мәктәбе педагог оештыручысы Ибраһимова А. Р., «Форпост» хезмәткәрләре һәм 51 укучы катнашты.             

Чараның максаты: районыбыз тарихына карата танып-белү кызыксыну уяту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International