ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2018 ел
җомга

26 июль көнне Өченче чакырылыш Балтач  район Советының ​егерме дүртенче утырышы булды. Утырышны   Балтач   муниципаль район башлыгы,    район    Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.

Әлеге утырыш күңелле мизгелләрдән башланды. Күпьеллык намуслы хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеген арттыруга лаеклы өлеш кертүе өчен Смәел  авыл җирлеге башлыгы Рифнур Гайнан улы Йосыпов “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы”ның  Мактау грамотасы белән һәм шулай ук 55-яшьлек юбилее уңаеннан Балтач муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнде.

Ә Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗановка җирле үзидарәне үстерүгә керткән нәтиҗәле хезмәте өчен  "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы”ның  Мактау грамотасы тапшырылды.


26
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

   Арбор авылында гомер итүче Идрисова Нәсимә Хәсән кызына 26 июль көнне 90 яшь тулды.

Интеллектуаль уеннар халык арасында бик популярлашып китте.  Ул чаралар үткәргәндә  мәктәпләрдә,  оешмаларда, төрле яшьтәге кешеләр арасында  яратып уйнала. Аны бигрәк тә яшьләр үз итә. Шулуңайдан яшьләрне берләштерү, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру максатыннан,  24 июль кичендә "Хыял" яшьләр үзәге хезмәткәрләре бистә үзәгендәге "Балтач" ял паркында яшьләр белән "Логика кайда?" дигән мавыктыргыч  интеллектуаль уен оештырды.  

Татарстан районнарында Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлегенең халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләре  эшләп килә. 

Су буенда ял итәргә, су чәчрәтеп уйнарга яратучылар да күп, судан зыян күрүчеләр дә аз түгел. Еш кына иң мөһим нәрсәне оныталар: йөзә белмәсәң, суга кермә, керсәң дә тирәнгә кермә.


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Кускем авылында гомер итүче Зоя Семеновна Колесниковага бүген  90 яшь тулды.    Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач һәм Арча районнарының почта элемтәсе җитәкчесе Гали Фәйзрахманов, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхадуллин юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Рәссия Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Аязучан-болытлы һава.

Җил көньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с.

Төнге минималь температура +14..+18º,

көндез максималь температура +30..+33º.

1-5 август көннәрендә Казан шәһәрендә VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак.

Әлеге чарада 30 чит илдән, 60 Россия төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000 делегат катнашуы көтелә. Форум программасы эчендә эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздыру көтелә), төрледән-төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу күз алдында тотыла.

 

24нче июль көнне "Факел" хезмәткәрләре әлеге клубка йөрүче  яшүсмер балалар өчен  экологик тәрбия бирү максатыннан, поход оештырдылар. Балалар белән ял итәргә табигатькә чыгу - бу үзе бер вакыйга. Аларның  бу походтан алган тәэсирләре зур була, яңа дуслар табалар, танышалар. Шулай ук тәрбиячеләргә дә клубка йөрүче балалар белән аралашырга, аларны яңа яктан ачарга мөмкинлек туа. 

Балалар әлеге чарада бик теләп катнаштылар, алар өчен алдан махсус уен-сәяхәт оештырылды. Яшерелгән  серле тартманы эзләп табар өчен алар төрле бирем һәм сынауларны үтәргә тиеш булдылар. Билгеле маршрут аша үтеп, карта буенча  урман буйлап хәзинә эзләү балаларга бик ошады. Тәмле күчтәнәчләр тутырылган яшерелгән тартманы тапкач балалар бик куандылар. Бу поход балаларның күңелендә озак сакланыр.

 

 

 

 

 


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Бүген – 24 июль көнне Балтачка эш сәфәре белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Фәйзрахманович Вәлиуллов килде. Балтач муниципаль район  башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина белән булган эшлекле сөйләшүдән соң Рөстәм Вәлиуллов район Советының кече утырышлар залында гражданнарны кабул итте. Аңа төрле социаль мөһим сораулар белән 4 граждан мөрәҗәгать итте. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары әлеге сорауларны язып алды һәм киләчәктә эш барышына алырга ышандырды.

Халыкны кабул итү тәмамланганнан соң Рөстәм Вәлиуллов район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Равил Таҗетдинов озатуында район социаль яклау бинасында булды. Алар компенсацияләр түләү бүлекчәсе,  “Наз” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук биредәге куркынычсызлык чаралары үтәлеше белән дә кызыксынды. Район социаль яклау хезмәтенең эшеннән канәгать булуын белдерде һәм бу бинаның үзәктә урнашуы халык өчен уңайлы булуын ассызыклады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International