Ноябрь башында «талантлар эзлибез " талантлар конкурсына старт бирелде. Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк район халкы катнашты. Катнашучылар үз иҗатын дүрт номинациядә күрсәттеләр: «Вокал сәнгате», «Хореография», «Инструменталь жанр», «Нәфис сүз»
2018 елның 23 ноябрендә «Әниләр көне» бәйрәме алдыннан талантлар конкурсының йомгаклау концерты булды. Бу конкурсны без инде өченче ел уздырабыз, һәм ул яхшы традициягә әйләнеп бара һәм анда катнашучыларның саны елдан-ел арта бара. Кичә «Коррупциягә безнең караш» темасына стенгазетлар чыгару белән башланды. Бу тема безнең кунаклар өчен актуаль булды. Алар теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Кунаклар шулай ук «Полимер балчыклардан ясау» һәм «Оригами» студияләрендәге түгәрәкләр эшләреннән торган күргәзмә басмаларына да соклана алдылар.
Аннары бәйрәмне конкурсантларның номерлары дәвам итте. Бәйгедә районның төрле яшьтәге кешеләре - яшьләр дә, пенсионерлар да катнашты. Конкурс катнашучыларның барысына да якты, уңай хисләр бүләк итте: конкурсантларга, оештыручыларга, жюри һәм, әлбәттә инде, башкаручыларны күзәткән тамашачыларга. Алда-яңа конкурслар, яңа иҗади казанышлар шатлыгы аларга тылсымлы сәнгать дөньясы бүләк итәчәк.
Барлык конкурсантлар да 1,2,3 дәрәҗәдәге дипломнар, шулай ук статуэткалар һәм бассейнга бару өчен сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Барлыгы 70 кеше катнашты.