1995 нче елның 24 нче ноябрендәге 181-ФЗ номерлы Федераль законның 14 нче «Россия Федерациясе инвалидларны социаль яклау турында» статьясы нигезендә, ишарәле рус теле ишетү сәләте яки сөйләм бозылганда, шул исәптән Россия Федерациясе дәүләт телен телдән файдалану өлкәсендә дә аралашу теле булып таныла.
Агымдагы елда Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы заказы буенча, з яшькә кадәрге начар ишетүче балаларның ата-аналары өчен ишарәле рус телендә аралашу нигезләрен мөстәкыйль өйрәнү өчен видеокурс эшләнде.
Әлеге курс ишетүче ата-аналар өчен дә, ишетү сәләте бозылган балаларның һәм ишетмәүче балаларның әти-әниләре өчен дә, шулай ук ишарәле рус теле белән кызыксынучы һәркем өчен дә билгеләнгән.
Видеокурсның максаты – ишетү сәләте бозылган кечкенә балалар белән ишарә телендә аралашуның база практик күнекмәләрен формалаштыру.
Видеоокурс «Бергә яшик» (zhit-vmeste.ru) интернет-порталының төп битендә түбәндәге сылтама http:/zhit-vmeste.ru/course/ буенча урнаштырылган. Әлеге мәгълүмат җитәкчелек һәм эштә куллану мөмкинлеге өчен җибәрелә.