2018 елның 6 декабрендә «Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне» нә багышланган чаралар кысаларында Балтач район Советы Аппараты җитәкчесе И. С. Сабиров, Балтач муниципаль районы Башлыгы ярдәмчесе Э. Ф. Гарипова һәм район җирле үзидарә органнарының кадрлар хезмәте җаваплы хезмәткәрләре катнашында «Кадрлар хезмәте эшенең нәтиҗәлелеген арттыру. Актуаль һәм кирәкле» темасына түгәрәк өстәл узды.
Катнашучылар коррупцион күренешләрне профилактикалауның теоретик проблемалары гына түгел, ә коррупциягә каршы эшчәнлекнең гамәли аспектлары турында да фикер алыштылар.
Муниципаль хезмәткәрләр һәм район учреждениеләре җитәкчеләре белән керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүматлар тапшырганда һәм хезмәттә мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча конструктив сөйләшү булды.
Кадрларны эшкә кабул итү һәм муниципаль хезмәткә керү процедурасы тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Шулай ук муниципаль хезмәткәрләр һәм учреждениеләр хезмәткәрләренең мораль һәм әхлакый характердагы темасы да күтәрелде.
Очрашуда катнашучылар аны актив, нәтиҗәле дискуссия һәм файдалы профессиональ аралашуда үткәрделәр. Кадрлар сәясәтен тормышка ашыру барышында киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә өмет белдерделәр.