6 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Балтач үзәк балалар китапханәсенә мөмкинлекләре чикләнгән нәни китап укучылар һәм аларның әниләре очрашуга килделәр. Алар тозлы камырдан кышка багышланган “Кыш бабай күчтәнәче” исеме астында кыш күренешләренә багышланган картиналар ясадылар. Яңа китап, журналлар белән таныштылар. Китапханә сабыйларны үзенең күчтәнәчләре белән сөендерде.