ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Мәгълүм булганча, 1-5  август көннәрендә  Татарстанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Аның төп өлеше  Казан шәһәрендә үтә. Әлеге чарада 30 чит илдән, 60 Россия төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000 делегат катнашуы көтелә. Форум программасы эчендә эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздыру көтелә), төрледән-төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу күз алдында тотыла.

Әлеге форум эшчәнлегендә Балтач районы яшьләре дә катнаша. Бүген - 2 август көнне райондашларыбыз «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә оештырылган пленар утырышта катнаштылар. Проектлар аллеясе белән таныштылар. 

3 августта көннең икенче яртысында һәм кичен Татарстан Республикасының  көнчыгыш районнарында урыны белән  кыска вакытлы  яшенле яңгырлар яву көтелә.  Яңгыр вакытында  җилнең көче 15-20 м/с. тизлеккә җитүе ихтимал. Һаваның температурасы – төнлә: +15..+19º, ә  көндез: +28..+31º җылы булачак.


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

26 июль көнне  «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (укучылар) берләшмәсенең Балтач үзәге "Романтик" ял лагерында "Алкогольнең зарары һәм киләчәккә тәэсире", "Наркоманиянең һәм тәмәке тартуның  начар күренешләре" темаларына карата   конкурс оештырган. Бу чарада барлыгы 112 кеше катнашкан. 

 

2018 елның 2 августына Татарстан Республикасында һава торышы үзгәрүе көтелә. Көннең икенче яртысында урыны белән яшенле яңгыр. Яңгыр вакытнда җилнең көче 15-20 м/с булачак. 

Балтач районы “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” директоры Әхмәтҗанова  Альбина Валерьевна  «Өстәмә белем бирү оешмасының иң яхшы директоры» номинациясендә 50 мең сум күләмендә грант отты. Альбина Валерьевнаны әлеге зур җиңүе белән ихлас күңелдән  тәбриклибез, хезмәт юлында яңадан-яңа  уңышлар телибез.

Пенсия фондында аңлатуларынча, пенсиянең арту күләме пенсионерның иминиятләштерү взносларына бәйле. 1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләре артачак. Хәбәрдән күренгәнчә, өстәлмә өч пенсия баллын тәшкил итәчәк. 2018 елдан башлап иминият пенсиясен билгеләү өчен бер балл 81 сум 49 тиенгә тигез. Бу 235 сум 74 тиенгә тиң. Пенсия фондында аңлатуларынча, пенсиянең арту күләме пенсионерның иминиятләштерү взносларына бәйле. 

Район ветеринария берләшмәсендә балалар арасында узган "Мин булачак ветеринария табибы" иҗади конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурс өч номинациядә үтте::сочинение, фотография һәм рәсем буенча.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева конкурста катнашкан иҗади эшләргә югары бәя бирде: "Һәр бала да үзенчә тырышкан, афәрин, булдырганнар!" диде ул. Ветеринария табибы һөнәренә карата бәяләмә биреп, йорт хайваннары белән бәйле мисаллар китерде. "Шулай ук балалар бакчасына, мәктәпләргә китерелә торган һәр азык-төлек, ягъни ит, сөт, йомырка кебек продукцияләр иң беренче биредәге лаборатория тикшеренүләре үткәч кенә безнең өстәлгә китерелә. Шуңа күрә әлеге оешма югары сыйфатлы, туклыклы азык-төлек белән тәэмин ителешкә зур игътибар бирә. Бу оешма безнең көндәлек тормышта  өчен иң кирәклесе булуы белән аерылып тора", дип белгеләп үтте. 

Кичә - 31 июльдә район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендәге бертөркем авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык рәисләре Арчада үткән зона семинарында катнаштылар. 

Арча районының “Игенче” хуҗалыгы базасында урып–җыю эшләрен, көзге чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлык салуны оештыру мәсьәләләренә багышланган семинар–киңәшмә узды. Анда  Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, унике районның башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнар, инженерлар һ.б. катнашты.

Семинарда катнашучылар Арча сорт сынау участогы биләмәләрен карадылар. Югары җитештерүчән техника күрсәтелде, көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча эшлекле сөйләшү булды.

Марат Әхмәтов игеннәрне урып–җыюны югалтуларсыз башкарып чыгу бурычын куйды. Һәр комбайнны иртән кырга чыгар алдыннан җентекләп карарга. Көзге чәчүдә узган елгы ялгышлыкларны кабатламаска.


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

1 октябрьгә кадәр пенсионерларның "Интернетка рәхмәт-2018" компьютер гыйлемлелеген өйрәнүдәге шәхси казанышлары дүртенче Бөтенроссия бәйгесе үткәрелә.

Ул Россия Пенсия фонды, "Таттелеком" ПАО, өлкән буын гражданнарында компьютер һәм интернет гыйлемлелеген үстерү буенча милли мәнфәгатьләрне гамәлгә ашыру Координацион үзәге тарафыннан оештырылган. Бәйге номинацияләре: gosuslugi.ruминем тәҗрибәм порталы; Минем интернеттагы казанышларым; Интернет-эшмәкәр, интернет-эш бирүче; Интернет-туган якны өйрәнүче; Интернет-сәяхәтче. Бәйгедә катнашуга компьютер һәм интернет челтәрендә эш итү нигезләрен үзлектән үзләштергән өлкән яшьтәге (50 плюс) кешеләр һәм шулай ук махсус курслар тәмамлаган затлар чакырыла. Катнашу өчен www.azbukainterneta.ru сайтында гариза бирергә һәм шуңа өстәп үзеңнең бәйге эшен - номинациягә туры китерелгән эссе һәм фотографияләр тәкъдим итәргә.

Бер ел элек 280-ФЗ (Федеральзакон ) кабул ителде «Закон о лесной амнистии». Бу законны кулану халыкнын хокукларын якларга юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International