31 июль көнне Балтач районының"Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (укучылар) берләшмәсенең Балтач районы үзәге "Романтик" балалар сәламәтләндерү лагерында "Коррупция турында балалар карашы" дигән конкурс үткәрде. Бу чарада район прокурор ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең җаваплы секретарьлары А.Н.Даутова һәм Р.Р.Фазуллина, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Балтач муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе итеп Гөлчәчәк Гыйләҗева, мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Әлфия Тәкиева һәм "Форпост" үзәге директоры Фердинант Гыйлемҗанов катнашты.
Әлеге очрашуда җитәкчеләр тарафыннан яшүсмерләр һәм яшьләр арасында хокук бозуларны булдырмау һәм кеше хокукларын яклау темалары күтәрелде. Профилактик максаттан әзерләнгән бу чарада ял итүче балалар үзләренә кирәкле мөһим мәгълүмат тупладылар, алар өчен конкурс оештырылды.
Хөрмәтле өлкәннәребез!
Сезне 2018 елның 6-28 август көннәрендә үтә торган “Иң яхшы чәчәк үстерүче – 2018” дип исемләнгән район конкурсында катнашырга чакырабыз. Конкурсның шарты буенча өй яны бакчаларында үзгә бер дизайн белән утыртылган, чәчәклекләргә, үзенчәлекле клумбаларга һәм шулай ук йорт яны территорияләренең төзеклегенә матурлыгына бәя биреләчәк.
Конкурска йомгак 2018 елның 30 августында ясала. Белешмәләр өчен телефон: 2 - 43-78
Бүген - 7 август көнне ТР Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле сәфәр белән Балтач районына килде. Аны район башлыгы Рамил Нотфуллин каршы алды. Алар районда бара торган урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышу максатыннан кырларны әйләнделәр. Һәм Бөрбаш Сәрдегәне янындагы басуда районның җитәкчеләре, хуҗалыгы җәмгыяте рәисләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә үтте.
Бүген Татарстан Республикасында цифрлы телевидение булдырылды. Ул үз эченә 87 станцияне ала. Цифрлы челтәрне төзү DVB-T2 стандартында төзелде. Рәсәйдә мондый стандарттагы беренче тапшыру җайланмасы Казан шәhәрендә 2012 елының 1 мартында эшләтеп җибәрелде.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең 99% яхшы сыйфатлы hәм абонент түләүсез 1-нче пакетка кергән
Эш бирүчеләрнең шундый гамәлләре аркасында бюджет һәм бюджеттан тыш фондлар бердәм социаль һәм керемнән салым рәвешендә керем алмый, эшчеләр хезмәт, пенсия, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдә закон белән каралган гарантияләрне алмый.
Формаль булмаган мәшгульлек белән бәйле мәсьәләләр һәм хезмәт хакы буенча бурычлар буенча республика дәүләт хезмәтләре сайтындагы "Халык контроле"нә яисә мәшгульлек үзәгенең "кайнар линия"се телефонына (8 (84368) 2-61-51) мөрәҗәгать итәргә була.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы” республика конкурсы башлану турында игълан итте. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
4 авгус - шимбә көнне 8нче мәртәбә үткәрелүче Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары кунакчыл Балтач районы җирлегендә булдылар.
Татар яшьләре районыбызда эшмәкәрлек, дини эшчәнлек белән танышты, мәктәпләр тормышы белән кызыксынды.
Аэродромда самолетлар очышын карады, “Сабантуй” ял паркында районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин белән очрашты, авыл тормышын чагылдырган күргәзмәләрне карады. Һәр мизгел кунакларыбызда якты хатирәләр калдырды.
2018 нче елның 6 нчы августында Светофорның туган көне уңаеннан, “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Наталья Закирова һәм Лилия Зарипова җитәкчелеге астында ДЦ “Волонтер” активистлары “Сфетофорның туган көне” дип исемләнгән акция уздырдылар.
Татарстан Республикасы территориясендә 7 август көнне көндез һәм кичен урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар яву көтелә. Яңгыр вакытында көчле җил булуы ихтимал. Җилнең көче 15-20 м/с тизлектә.
Соры базар ул - эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт килешүләрен язмача рәсмиләштермичә эш урыннары, рәсми документларда исәпләнмәгән хезмәт хакы бирү, хезмәт мөнәсәбәтләре сыйфатлары була торып, гражданлык-хокукый килешүләр рәсмиләштерү.