"Батырларны барлар вакыт"- мәгълүмат сәгате

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

10 декабрь көнне Көшкәтбаш  авыл  китапханәсендә”Батырларны барлар вакыт!..” дигән темага   мәгълүмат сәгате уздырылды. Укучыларга "Батырлар китабыннан" файдаланып, Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән геройлар турында сөйләнде, “Хәтер” китабыннан балалар белән бергәләп эзләнеп, сугышта катнашкан бабайлары хакында мәгълүмат бирелде. Алар бәйрәмнең тарихы  белән таныштылар. Китап күргәзмәсенә китапханә фондында булган герой-солдатлар,  Бөек Ватан сугышын чагылдырган китаплар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International