ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә чираттагы социаль һәм медицина хезмәткәрләренең җыелышы үткәрелде, анда 42 социаль һәм 1 медицина хезмәткәре катнашты.

2018 нче елның 10 нчы октябрендә “Наз” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Наташа Закирова һәм Гүзәл Зиганшина “Волонтер” үзәге активистлары белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләнүче гаиләдә булдылар.

Октябрь ае башындагы, Халыкара өлкәннәр көненә багышланган күңелле бәйрәм - яхшы гадәткә кереп китте. Агымдагы елның 9 нчы октябрендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә  “Тормыш көзе алтын булсын” исеме астында чара уздырылды.

11 октябрьдә 7 сәг.20 мин. Татарстан Республикасынын  Росреестр Идарәсенең  җитәкче урынбасары Зайдуллина Ада төбәктә инвестицион климатны яхшыртуда Росреестрның роле турында сөйләячәк.

11 октябрьдә 7 сәг.40 мин. «Татарстан Радиосында»  «Яңа көн» программа кысаларында Росреестр Идәрасенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәү бүлеге башлыгы белән интервью булачак. Энҗе Мухаметгалиева 2019 елның 1 гыйнварыннан яңа федераль закон керү сәбәпле, бакчачыларга үзгәрешләр булачагы турында сөйли.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты  конкурс уздыра


10
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Сезнең белән чәйләр тәмле!» исемле өстәл артында очрашулар дәвам итә. Социаль хезмәткәрләр Зәлия Шәрәфиева, Ландыш Әхмәдиева, Гөлнар Галиева һәм Резеда Силиналар «Раил» кафесында бәйрәм ашы оештырдылар

Балтач җирлегендә гомер итүче Каюмова Зәйнәп Сонгатулла кызына 10 октябрь көнне 90 яшь тулды.

11 октябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы буенча һәм Казанда төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Халыкара өлкәнннәр көне кысаларында, тернәкләнүчеләрнең илебез тарихына булган белемнәрен арттыру максатыннан, Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Эрмитаж” музее буенча сәяхәт күрсәтелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International