ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Чутайда Ватанны саклаучылар бәйрәме сәгать 10 да " Кызыл юл" кооперативы призына оештырылган хоккей ярышлары белән башланып китте. Салавыч, Борнак, Чутай командалары арасында кубок өчен кискен көрәш барды. Ахырдан финал уенында Чутай командасы 5 кә 3 исәбе белән Салавыч командасын отып җиңүче булды.

2019 елның 23 февралендә МБУ «Хыял» яшьләр үзәге Балтач муниципаль районы балыкчылар Союзы белән берлектә Нормабаш авылы плотинасында ел саен үткәрелә торган «Алтын Балык 2019»  кышкы балык тоту буенча фестиваль үткәрде.

 24 февраль көнне “Сөт-май комбинаты” янындагы стоянкада яшьләр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган картинг ярышлары уздырылды.

2019 елның 23 февралендә Арча шәһәрендә  Балтач, Арча, Кукмара һәм Саба районнары 50+ ветераннар командалары арасында алкалы хоккей буенча ярышлар узды. Балтач районы җыелма командасы уңышлы чыгыш ясады һәм 1 урынны алды.

2019 елның 24 февралендә Смәел авылында ветераннар командалары арасында алкалы хоккей буенча Балтач муниципаль районының даими чемпионаты тәмамланды. 2 ай дәвамында 6 ветеран командасы  җиңүче булу өчен тырыштылар.

2019 елның 24 февралендә Балтач ш. т. п. үзәк шугалагында район тарихында беренче тапкыр хатын-кызлар командалары арасында алкалы хоккей буенча ярышлар үткәрелде, анда хатын-кызлар командалары арасында 3 җыелма команда катнашты.  Рәсми иганәчеләр - EVA Profy, Zoor  Zoom, «Бердәм Россия» партиясенең Балтач бүлекчәсе һ.б.

22 февраль көнне Урта Көшкәт авыл китапханәсендә клуб белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Россиягә хезмәт итик, Законга хезмәт итәбез» исемле конкурс - күңел ачу уены үткәрелде.

2019 елның 21 нче февралендә Балтач муниципаль районы җитәкчесе Нутфуллин Р.Р. катнашында  Бөрбаш авылында халык җыены  узды.

2019 елның 27 февралендә сәгать 10.00 нан 12.00 гә кадәр Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Бариев Марат Мансур улы түбәндәге адрес буенча гражданнарны кабул итәчәк: Балтач штп, Мәдәният үзәге (район мәдәният йорты), Ленин урамы,  52.

22 нче февраль көнне  10.00 сәгатьтә интернационалист-сугышчылар  хөрмәтенә спорт мәктәбе "Дулкын" йөзү бассейнында район беренчелегенә яшүсмерләр арасында йөзү ярышы уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International