24 февраль көнне Борнак авыл китапханәсендә Әмирхан Еникигә 110 ел тулу уңаеннан “Рухи матурлык җырчысы” исемле китап күргәзмәсе ясап куелды.
24 февраль көнне Карадуган авыл китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ватанымның изге уллары “ исемле әдәби – музыкаль кичә үтте. Кичә җырлар белән үрелеп барды, өлкән китап укучыларыннан 7 кеше катнашты.
Конкурс кредитлау һәм инвестицион финанслашуның махсус шартларын тәэмин итү белән инвестицион проектларны сайлап алганда, гамәлгә ашыруга һәм гамәлгә ашыруга әзерләнгәндә «бер тәрәзә» моделе булып тора.
Россия Федерациясе Салым кодексының 32 статьясындагы 1 пунктының 10 пунктчасы нигезендә салым органнары салым түләүчеләргә (җыемнар түләүчеләргә, салым агентларына) аларның запрослары буенча салым, җыемнар, пенялар, штрафлар, процент түләү бурычларын үтәү турында белешмә тапшырырга тиеш
Ел саен узган салым чорында 30 апрельгә кадәр физик затлар кеременә салым буенча салым декларациясен (3 нче форма-НДФЛ) салым органына керем алган физик затлар бирергә тиеш
22 февральдә Чепья балалар китапханәчесе “Әкият” балалар бакчасында нәниләрне хәрби темадагы әдәбият белән таныштырды. Ватаннны саклаучылар көненә багышланган бу чарада балаларга китаплар күрсәтелде, А.Митяевның “Почему Армия всем родная” китабы кычкырып укылды.
25 февральдә көннең икенче яртысында, 2019 елның 26 февралендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бозлавык көтелә.
22 февраль көнне Тагашур авылында Ватанны саклаучылар хөрмәтенә ир-атлар һәм малайлар өчен Аҗаган оештырылды.
Чапшар авыл клубында 23-февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Зур сынаулар кичә ир бала сакчы булыр өчен дөньяга!” кичәсе зур активлык белән үтте.
Чутайда Ватанны саклаучылар бәйрәме сәгать 10 да " Кызыл юл" кооперативы призына оештырылган хоккей ярышлары белән башланып китте. Салавыч, Борнак, Чутай командалары арасында кубок өчен кискен көрәш барды. Ахырдан финал уенында Чутай командасы 5 кә 3 исәбе белән Салавыч командасын отып җиңүче булды.