ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

24 февраль конне Түнтәр авыл китапханәсендә “Туган телем – татар теле” исеме белән Бөтенроссия акциясе кысаларында балалар фольклоры эзләре буйлап әдәбият сәгате үткәрелде.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты "Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының коммерцияле булмаган оешма һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы" һәм "Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлаштыру чыганакларының коммерция оешмасының иң яхшы архивы" конкурслары уздыра. Конкурслар башлану датасы-2019 елның 19 феврале. Конкурсларда катнашучыларга карата таләпләр, үткәрү сроклары турында мәгълүмат, катнашу һәм анкетага гариза формасы Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендәге "Грантлар, архив конкурслары" бүлекчәсендә урнаштырылган (http://arhiv.tatarstan.ru/rus/archivdoc.htm).

2019 елның 1 гыйнварыннан 2028 елга кадәр Татарстан Республикасында эксперимент уздыру максатында "һөнәри керемгә салым" махсус салым режимы кертелде.

2019 елның 22 февралендә Ватанны саклаучылар көне алдыннан Балтач муниципаль районы делегациясе Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашындагы тантаналы чарада булып кайттылар.

Куныр авыл китапханәчесе, 26 февраль көнне, Куныр урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары белән “Муса Җәлил – каһарман шагыйрь” дип исемләнгән әңгәмә уздырды.

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 27 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

2019 елның 3 мартында Балтач шәһәр тибындагы поселогында Балтач районы һәвәскәр чаңгычылары призына чаңгы ярышлары узачак. Ярышларда 18 яшьтән өлкәнрәк һәвәскәр спортчылар катнаша ала. Катнашучыларга 10 км һәм 30 км дистанцияне сайлау тәкъдим ителә.

2019 елның 25 февралендә район мәдәният йортында " Ватан сугышчыларына» ял паркын төзекләндерүнең якынча концепциясе турында фикер алышу булды . Очрашу Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында уздырылды.

23 февраль көнне, Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан,  Карадуган авылында «Игенче» күмәк хуҗалыгы призына хоккей ярышлары узды. 4 команда арасында (Карадуган-1(25 яшькә кадәрләр), Карадуган-2, Арбаш, Түбән Кенә командалары) 1 нче урынны Карадуган-1 командасы алды. 2 нче урында-Арбаш, 3 нче урында- Түбән Кенә командалары.

24 февраль  көнне Борнак авыл китапханәсендә Әмирхан  Еникигә 110 ел тулу уңаеннан “Рухи  матурлык җырчысы” исемле китап күргәзмәсе  ясап куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International