ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2018 ел
җомга

03.12.2018 ел 14.30 сәгатьтә "Балтач" Форпост" үзәге Балтач бистәсенең "Геройлар аллеясы" паркында "Билгесез солдат көненә" Бөтенроссия акциясе кысаларында «Форпост» хезмәткәрләре һәм Балтач гимназиясе һәм Балтач урта мәктәбе укучылары катнашында чара үткәрде. Балтач муниципаль районы ветераннар советы рәисе Р. А. Абдуллин укучылар алдында "Билгесез Солдат батырлыгы " темасына чыгыш ясады һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә кадастр исәбенә куелу һәм күчемсез милекне теркәү сораулары буенча бердәм Кайнар линия көне үтте. Казанлыларның сорауларына күчемсез милекне электрон рәвештә дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова җавап бирде.  Сезнең игътибарыгызга кайбер сораулар һәм җаваплар тәкъдим итәбез.

03.12.2018 ел 13.30 сәгатьтә "Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм физик культура, спорт үсеше" муниципаль программасы кысаларында Балтач муниципаль районы «Форпост» үзәге Сосна төп гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләре белән пневматик винтовкадан ату буенча шәхси-команда ярышы үткәрде.

2018 елның 29 ноябрендә «Казан Ривьера» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Чыганакларга сәяхәт» IX республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.  Беренче тапкыр «Чыганакларга сәяхәт» конкурсы 2010 елда игълан ителгән иде.


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

6 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында  Балтач үзәк балалар китапханәсенә мөмкинлекләре чикләнгән нәни китап укучылар һәм аларның әниләре очрашуга килделәр.

2018 елның 6 декабрендә «Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне» нә багышланган чаралар кысаларында Балтач район Советы Аппараты җитәкчесе И. С. Сабиров, Балтач муниципаль районы Башлыгы ярдәмчесе Э. Ф. Гарипова һәм район җирле үзидарә органнарының кадрлар хезмәте җаваплы хезмәткәрләре катнашында түгәрәк өстәл узды. 

Урта Көшкәт авыл китапханәсендә 5 сыйныф укучылары өчен «Открытие любви и добра»  темасына әңгәмә үткәрелде.

Яңгул авыл китапханәсендә  Советлар Союзы герое  Габдулла Гарифуллинның улы Гарифуллин Рамил  белән очрашу кичә булып үтте.  

2018 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән бозлавык һәм юлларда көчле бозлавык көтелә

2018 елның 6 декабрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International