23 февраль көнне Чепья авыл җирлегенең Арбор авылында волейбол ярышлары булып узды. Бу ярышлар ел саен үткәрелә һәм хәрби хезмәт вакытында һәлак булучыларга багышлана.
2019 елның 26 февралендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре пуля белән ату буенча спорт ярышы үткәрделәр. Бу ярышта бокс түгәрәкләренә йөрүче егетләр һәм аларның әтиләре зур кызыксыну белән катнаштылар.
2019 елның 25 февралендә МБУ «Хыял " яшьләр үзәге Шеңшеңәр авылының «Батыр» яшьләр үзәгендә «Супер әти» күңел ачу уены үткәрде.
2019 елның 26 февралендә "Балтач" ял паркы шугалагында «Хыял» яшьләр үзәге коллективы Балтач районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре коллективлары арасында «Керлинг» спорт уены үткәрде.
Борнак авыл китапханәсендә оештырылган “Туган як тарихы музее” оештырылуга 24 ел тула.Музейда һәрвакыт укучылар,яшьләр,зурлар кунак була.Үткән тарих белән кызыксынучылар бик күп.Музейдагы экспонатлар тарихый яктан да,тәрбияви яктан да гаять әһәмиятле.Кешегә гомер бер генә бирелә,ә тарих мәңгелек.
2019 елның 26 гыйнварында, Балтач мәдәният үзәгендә цифрлы телевидение кабул итү өчен җиһазлар урнаштыру һәм урнаштыру мәсьәләләре буенча волонтерлар өчен укулар узды.
24 февраль конне Түнтәр авыл китапханәсендә “Туган телем – татар теле” исеме белән Бөтенроссия акциясе кысаларында балалар фольклоры эзләре буйлап әдәбият сәгате үткәрелде.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты "Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының коммерцияле булмаган оешма һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы" һәм "Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлаштыру чыганакларының коммерция оешмасының иң яхшы архивы" конкурслары уздыра. Конкурслар башлану датасы-2019 елның 19 феврале. Конкурсларда катнашучыларга карата таләпләр, үткәрү сроклары турында мәгълүмат, катнашу һәм анкетага гариза формасы Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендәге "Грантлар, архив конкурслары" бүлекчәсендә урнаштырылган (http://arhiv.tatarstan.ru/rus/archivdoc.htm).
2019 елның 1 гыйнварыннан 2028 елга кадәр Татарстан Республикасында эксперимент уздыру максатында "һөнәри керемгә салым" махсус салым режимы кертелде.
2019 елның 22 февралендә Ватанны саклаучылар көне алдыннан Балтач муниципаль районы делегациясе Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашындагы тантаналы чарада булып кайттылар.