2019 елның 26 февралендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре пуля белән ату буенча спорт ярышы үткәрделәр. Бу ярышта бокс түгәрәкләренә йөрүче егетләр һәм аларның әтиләре зур кызыксыну белән катнаштылар. Үзләренең мишеньнәрен шаккаттырып, адреналин порциясен алдылар. Ату үсеп килүче буында һәм гомумән җәмгыятьтә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга ярдәм итүче иң нәтиҗәле сәламәтләндерү технологияләренең берсе булып тора. Нәкъ менә шундый дәресләрдән соң егетләр армиягә барырга карар кыла да.
Чара җиңүчеләрне билгеләү һәм аларны грамоталар белән бүләкләү белән тәмамланды.
Әтиләр арасында:
1 урын – Ибраһимов Эмиль
2 урын – Хәлимов Раил
3 урын – Веранян Арсен
Балалар арасында:
1 урын – Веранян Армен
2 урын – Хәсәнов Рөстәм
3 урын – Хөсәенов Ленар