2019 елның 1 гыйнварыннан 2028 елга кадәр Татарстан Республикасында эксперимент уздыру максатында "һөнәри керемгә салым" махсус салым режимы кертелде.
Яңа режимны кертүнең төп максаты, физик затларга үзләре ияләшкән мөхиттә отышлы, шул ук вакытта гади һәм уңайлы режимны кулланып легаль һәм закон таләпләренә туры китереп эш алып баруны тәэмин итү тора. Салым түлэүчеләргә льготалы махсус салым режимы, сатып алучылар, салым инспекциясе белән барлык исәп-хисапларны "Минем салым" мобиль кушымтасын файдаланып онлайн эш алып бару тэкъдим ителә. "Минем салым " мобиль кушымтасы Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылды һәм ул салым инспекциясенә бармыйча да салым органнары белән барлык хезмәттәшлекне дә гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.
Яңа режимны хезмәт күрсәтү һәм җитештерелгән товарларын сату белән шөгыльләнүче физик затлар, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр дә, шәхсән үзләре генә, эшчеләр җәлеп итмичo эшлгән очракта файдалана алачаклар. Яңа режим өчен салым базасын билгеләгәндә календарь елда алынган керем күләме 2 миллон 400 мең сумнан артып китмәскә тиеш. Нәрсә дә булса ясап, эшләп сатудан, хезмәт күрсәтүдән, шәхси йорт, квартираны арендага бирүдән кергән керемнәр салым салу объекты дип таныла. Салым чоры булып календарь ай санала. Физик затларга товарлар сатканда һәм хезмәт күрсәткәндә салым ставкалары – 4 %, юридик затларга сатканда яки хезмәт күрсәткәндә 6 % тәшкил итә. Шулай ук яңа режим кулланганда Пенсия фондына иминият взносларын түләү бурычы юк, шул ук вакытта взносларны ирекле рәвештә кертергә дә мөмкин.
"Минем салым" мобиль кушымтасын яки веб-кабинетын кулланып учетка басу паспорт нигезендә регистрация үтеп башкарыла.
Түбәндәге эшләр белән шөгылльләнгәндә яңа салым режимыннан файдаланырга ярамый:
-акциз буенча салым салу объекты булган һәм мәҗбүри рәвештә маркировкаланырга тиешле товарлар белән сәүдә иткәндә;
-шәхси, йорт ихтыяҗлары өчен файдаланыла торган мөлкәтләрдән тыш, товарлар яки милеккә хокукларын яңадан саткан очракта;
- файдалы казылмалар чыгарганда яки сатканда;
- йөкләмә килешүләре, комиссия яки агент килешүләре нигезендә башка затлар мәнфәгатьләрендә эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашырганда.
Нотариуслар, арбитраж идарәчеләр, адвокатлар, бәяләүчеләр, медиаторлар шулай ук яңа режимны куллана алмыйлар.
Салым органы салымны исәпләүне бер айдан соң "Минем салым" кушымтасында урнаштырылган исәп-хисаплар турындагы мәгълүматлар нигезендә башкарачак. Хисап аеннан соң килүче айның 12 числосына кадәр үзмәшгүль гражданинга салым суммасы күрсәтелгән хәбәрнамә формалаштырылып җибәреләчәк. Салым хисап аеннан соң килгән айның 25 числосыннан да соңга калмыйча түләнергә тиеш.
Закон тарафыннан 10 мең сум күләмендә салым базасын киметү (налоговый вычет) каралган, ул теркәлгәннән соң ук мобиль кушымтада исәпләнәчәк һәм акрынлап салым түләү белән күчереләчәк: әгәр салым 4 % ставка буенча түләнә икән, ул кеременең 1% ын, 6 % ставка белән хисап кеременең 2% ын тәшкил итәчәк.
"Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын куллану буенча тулырак мэгълумэтне салым инспекциясеннэн алырга, Россия Федераль салым хезмәтенен www.nalog.ru сайтында танышырга мөмкин.