Балтач муниципаль районында янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан социаль карамакта торучы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә рейдлар оештырылды.
2019 нче елның 7 мартында "Наз" Халыкка социаль хезмәт курсәтү үзәгенен социаль педагогы Наталья Закирова «Волонтер» үзәге активистлары белән берлектә карамакта булган әбиләрне 8 март бәйрәм уңаеннан котладылар, үзләре ясаган открыткаларны бүләк иттеләр.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 8 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил, көчәйгәндә, 16 метрга кадәр көчле җил көтелә.
6 март көнне Урта Көшкәт авыл клубында китапханә белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау буенча «Начар гадәтләрсез тормыш сайлыйбыз» дигән уен программасы үткәрелде.
6 нчы март көнне "Факел" яшүсмерләр клубында урыс шашкасы буенча "Факел" яшүсмерләр клубының күчмә кубогына ачык турнир үтте.Турнирда районыбызның һәрбер теләгән кешесе катнаша алды.
6 март көнне Шубан авыл китапханәсе дә «Иң яхшысын укырга вакыт: А. Алиш премиясе лауреатлары китапларын укыйбыз» акциясенә кушылып китапханәче Шәүкәт Галиев һәм Хакимҗан Халиковның кызыклы шигырьләрен кычкырып укуды. Акциядә 7 бала катнашты.
6 март көнне Урта Көшкәт авылы китапханәчесе клуб белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау буенча «начар гадәтләрсез тормыш сайлыйбыз» дигән уен программасы үткәрделәр. Балалар командаларга бүленеп уенда катнаштылар. Әлеге чарада 29 укучы катнашты.
Узган ике атна эчендә «Бердәм Россия» нең «ПолитСтартап» кадрлар проектында катнашу өчен 2,5 мең гариза бирелгән.
Район Хакимияте ир-атлары хатын-кызларга чын-чынлап онытылмаслык матурлык һәм яз бәйрәме оештырдылар. Чәчәкләр, комплиментлар һәм, әлбәттә, игътибар — болар барысы да язгы һәм иң ягымлы бәйрәм сәбәпчеләренә багышланган иде! Алар әле беркайчан да мондый күләмдә игътибар күрмәгәннәрдер, мөгаен.
“Балачакның шат күңелле шагыйрәсе"-балалар иртәсе