Матурлык көне: 8 март көнен район Хакимиятендә ничек билгеләп үткәннәр

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Район Хакимияте ир-атлары хатын-кызларга чын-чынлап онытылмаслык матурлык һәм яз бәйрәме оештырдылар. Чәчәкләр, комплиментлар һәм, әлбәттә, игътибар — болар барысы да язгы һәм иң ягымлы бәйрәм сәбәпчеләренә багышланган иде! Алар әле беркайчан да мондый күләмдә игътибар күрмәгәннәрдер, мөгаен. 

Бу көнне бер генә хезмәткәр дә бүләксез калмады: хатын-кызларны язгы тюльпаннар, бүләк сертификатлары һәм күп комплиментлар көтте! Ә бәйрәмнең күркәм үзенчәлеге- бәйрәм алдыннан язылган видеокотлау булды.

Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин хатын-кызларны бәйрәм белән котлады һәм көндәлек эшләре өчен рәхмәт белдерде .

 "Кадерле хатын-кызларыбыз! Якынлашып килүче язгы матур бәйрәм - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!  Нәкъ менә сезнең ярдәм белән Мәңгелек кыйммәтләребез – Мәхәббәт, Гаилә, тугрылык булып кала. Сез гаилә учагын саклыйсыз, балалар тәрбиялисез, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә уңышларга ирешәсез. Сезнең ярдәм һәм мәхәббәт ир-атларны батырлыкка, лаеклы эшләргә,  иҗат итүгә рухландыра, кыюлык һәм ихтыяр көчен арттыра. Сезгә бәхет, сәламәтлек, гаилә муллыгы һәм иминлек телим. Һәр көн якыннарыгызның мәхәббәтен, шатлыгын, җылысын тоеп яшәгез!"- дип котлап үтте Рамил Рәшит улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International