ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

10 нче март көнне Балтач чаңгы трассасында Балтач районы җитәкчесе призына чаңгы ярышлары булды. Бу ярышларда лаеклы итеп Бөрбаш авыл җирлеге башкарма комитеты коллективы да чыгыш ясады.

8 март -  язның иң җылы, иң матур бәйрәмнәренең берсе. Шул уңайдан Чепья авыл китапханәсендә, балалар китапханәсе белән берлектә "Алиһәдер син - хатын -кыз" дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үтте.

8 нче март көнне Бөрбаш авыл мәдәният йортында 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан авыл үзәшчәннәре башкаруында бәйрәм концерты булды.

9 март көнне Шубан авыл китапханәсе Шубан авыл мәдәният йорты  белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Ягез әле, сылу затлар» конкурсы үткәрде.

      2019 елның 7 нче марты конне 18.00 сәгатьтә "Балтач «Форпост" үзәге директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов Балтач муниципаль районының «Форпост» хезмәткәрләре, яшусмерлэр «Факел» клубына спорт тугэрэклэренэ йоручелэр хэм шуларнын эти - энилэре арасында «8 нче март» коненэ багышланган пневматик винтовкадан ату буенча спорт ярышы үткәрде.

2019 елның 7 мартында «Факел " яшүсмерләр клубында «Бөтен җир гаиләләре дуслыгы» дигән бәйрәм кичәсе узды. Кичә түгәрәкчеләр әзерләгән гимнасткалар чыгышы белән башланып китте. Балалар кунакларны якынлашып килүче бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар.

6 март  көнне  Кенәбаш  авыл китапханәсе дә  “ Иң  яхшылырын укырга вакыт”:  А.Алиш исемендәге премия  лауреатларын укыйбыз   Республика акциясенә  кушылды.      Акциядә  Кенәбаш башлангыч сыйныф   укучылары катнашты.  

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 11 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан (Казанда да), бозлавык;
- көндез көнчыгыштан буран һәм көчле җил 15 метрга кадәр.


8
март, 2019 ел
җомга

Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган республика чарасында катнашу


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле хатын-кызлар!

Сезне язның беренче бәйрәме - 8 Март Халыкар ахатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм. Хатын-кыз-ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International