Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган республика чарасында катнашу

2019 елның 8 марты, җомга

Халыкара хатын – кызлар көненә багышланган республика чарасында катнашу мөмкинлеге турындагы күңелле яңалык 2018 елда «Ана даны-Материнская слава» медале белән бүләкләнүчеләр Роза Арыкова, Нина Терентьева, Ләйсән Фәйзрахманова, Россия Герое әнисе Вера Исаева, «Ел хатын-кызы. Ел ир - аты-хатын-кыз карашы» республика конкурсында Лариса Дәүләтшина һәм Миләүшә Хәбибуллина һәм инвалидлар җәмгыятенең актив ярдәмчесе, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Фәния Йосыпова катнаштылар.  

   Хатын-кызларга иң яхшы котлауларны һәм хөрмәт сүзләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм башка дәүләт эшлеклеләре җиткерде. Залда утыручыларның һәрберсе «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында бәйрәм төшеннән башлап уңай эмоцияләр алды һәм С. Сәйдәшев исемендәге залда кабатланмас концерт булды. Бәйрәм уңаеннан барлык гүзәл затларга да язгы чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырылды. Безнең район делегациясен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов җитәкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International