2019 елның 7 мартында «Факел " яшүсмерләр клубында «Бөтен җир гаиләләре дуслыгы» дигән бәйрәм кичәсе узды. Кичә түгәрәкчеләр әзерләгән гимнасткалар чыгышы белән башланып китте. Балалар кунакларны якынлашып килүче бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар. Кунаклар башкаруында яраткан җырлар, шигырьләр, уеннар, мәзәкләр һәм дәртле милли биюләр күрсәтелде. Чарада катнашучыларга бигрәк тә «Тэнкэ салыш», «Капкалы», «Кем тизрэк», «Урындык» татар милли уеннары ошады. Нәкъ менә шундый чаралар тормышка, мәдәнияткә мәхәббәт уяна.