«Ягез әле, сылу затлар» конкурсы

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

9 март көнне Шубан авыл китапханәсе Шубан авыл мәдәният йорты  белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Ягез әле, сылу затлар» конкурсы үткәрде. Сылу затларыбыз ике командага бүленеп тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар: шигырьләр чыгардылар, табышмакларга җаваплар таптылар, медицина буенча ярдәм күрсәттеләр, пазлыдан әкиятне җыйдылар. Барысына да бүләкләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International