“Балачакның шат күңелле шагыйрәсе"-балалар иртәсе

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

     6 март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә берьюлы ике чара узды. Иртәнге якта китапханәчеләр бистәбезнең Беренче номерлы балалар бакчасы балаларын кабул итсә, көннең икенче яртысында Балтач гимназиясенең 1А сыйныф укучылары кунакта булдылар. Балалар “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” акциясе кысасында балалар иртәсендә әлеге премия лауреатлары белән таныштылар. Чараның икенче өлеше татар балалар шагыйрәсе М.Фәйзуллина иҗаты буенча “Балачакның шат күңелле шагыйрәсе” исеме астында узды. Гимназия укучылары да яраткан шагыйрәбезнең тормыш сәхифәләре белән танышып, аның шигырьләрен укыдылар. Чараларда барлыгы 54 китап укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International