6 март көнне Түнтәр авыл китапханәсендә “Яңа китап белән танышабыз” исеме белән китапханәбезгә яңа кайткан Гүзәл Яхинаның “Зулейха открывает глаза” (“Зөләйха күзләрен ача”) китабын өлкән яшьтәге хатын-кыз китап укучыларга тәкъдим иттек. Китап белән кызыксыну зур булды.
Бүген, 2019 елның 6 мартында, район мәдәният йорты залында 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
2019нчы елның 6 мартында район мәдәният үзәгендә бәйрәм чарасы узды.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 7 мартында Татарстан Республикасы территориясендә көтелә:
- төнлә һәм иртән урыны белән көчле җил 15-18 м/с, буран.
- төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык.
2019 елның 6 март көнендә Балтач районы ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә 14 яше тулган 10 укучыга паспорт тапшырылды.
2019 елның 2 мартында Балтач районының Яңгул авыл җирлегендә "Яратырга килдек без бу җиргә"дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәм Балтач районының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан «Бердәм Россия» партиясе проекты кысаларында оештырылды.
5 март көнне " Факел "яшүсмерләр клубында "мәгариф идарәсе"МКУ психологлары белән очрашу узды.
2019 елның 5 мартында Чепья урта гомуми белем биру мәктәбендә гаиләләр арасында «Әти, әни, мин-спортлы гаилә» дигән спорт – күңел ачу уенының беренче зона этабы үтте.
2019 елның 1 мартында "Балтач" ял паркы шугалагында " Хыял «яшьләр үзәге коллективы «Керлинг»спорт уенының соңгы зона этабын үткәрде.
2019 елның 5 мартында «Хыял» яшьләр үзәге МБУ Балтач урта мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Караоке StaR» музыкаль-күңел ачу уены үткәрде.