Балтач районы хатын-кызларын 8 Март бәйрәме белән тантаналы котладылар

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

8 Март- искиткеч бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм уңаеннан, бүген, 2019 елның 6 мартында, район мәдәният йорты залында 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

Барлык гүзәл затларны район башлыгы Р. Р. Нотфуллин котлады. Ул район үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызларны бүләкләп үтте.

Рәхмәт хатларын тапшырганда, Р. Р. Нотфуллин хатын-кызларыбызның хезмәт сөючән, актив һәм компетентлы булуларын билгеләп үтте.

Рамил Рәшит улы хатын - кызларга көндәлек эшләре өчен рәхмәт белдерде: «сез барлык тармакларда да, күңелегез һәм үз көчегез белән - мәгариф 

өлкәсендә дә эшлисез; кәефегез өчен - мәдәнияттә, мәрхәмәт белән медицинада профессиональлек күрсәтәсез. . Иң нәзберек эшне нәкъ менә сез башкара торган юнәлешләр бик күп. Безнең тормышны сез тагын да гүзәлләндерәсез.

Хөрмәтле хатын-кызлар!  Сезне 8 Март бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз!

Сезгә сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс хатын-кызлар сөйкемлелеге, һәрвакыт янәшәгездә яраткан балаларыгыз, сөйгән ярыгыз булуын, бәхет һәм мәхәббәт телибез!»

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International