2019 елның 2 мартында Балтач районының Яңгул авыл җирлегендә "Яратырга килдек без бу җиргә"дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәм Балтач районының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан «Бердәм Россия» партиясе проекты кысаларында оештырылды.
Әлеге чарада үз балаларын лаеклы тәрбияләгән, туган республикабыз үсешенә һәм чәчәк атуына зур өлеш керткән Габделхаковлар, Баһаутдинов, Гыйләҗевлар гаиләләре хөрмәтләнде. Һәр гаилә соклану һәм ихтирамга лаек. Мәхәббәт сүнми торган ныклы гаилә чиксез яратырга, тыныч һәм тату яши белә торган гаилә. Мондый нык гаиләләр балалары һәм туганнары өчен генә түгел, балтачлылар өчен дә зур горурлык.
Һәр гаилә парын Башкарма комитет җитәкчесе А. Ф. Хәйретдинов, социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары И. Ф. Гайнетдинов, «Хәмәт» район газетасы мөхәррире В. М. Зәкиев җылы сүзләр белән котладылар. «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе З. Ф. Камалова әлеге оешманың эшчәнлеге һәм 2019 елга яңа бурычлар белән таныштырды, ЗАГС бүлеге җитәкчесе З. Р. Әхмәтханова районның демографик хәле һәм бүгенге көндә гаиләнең роле турында чыгыш ясады.