Балтач районының яшь гражданнарына мөһим документ тапшыру тантанасы узды

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

2019 елның 6 март көнендә  Балтач районы ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә   14 яше тулган 10 укучыга паспорт тапшырылды.  Бу көн аларның тормышында бик истәлекле һәм дулкынландыргыч булып исләрендә калачак. Әлеге чарада Балтач районы буенча миграция сораулары буенча бүлек җитәкчесе Рамиль Хафизов котлады, матур теләкләрен җиткерде.Район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин яшьләрне илебезнең лаеклы гражданнары булырга һәм горурланып яшәргә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International