«Начар гадәтләрсез тормыш сайлыйбыз» - уен программасы

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

6 март көнне Урта Көшкәт авыл клубында китапханә белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау буенча «Начар гадәтләрсез тормыш сайлыйбыз» дигән уен программасы үткәрелде. Чара сәламәтлек өчен кирәк булуы турында сораулар белән башланып китте, ә аннан соң балаларга тәмәке тартудан башлап өлкәннәр булырга теләгән Хрюша турында әкият укыдылар. Әкиятне укыгач, безнең сәламәтлегебезгә тәмәке тартуның нинди зыян китерүе турында нәтиҗә ясадылар. Шулай ук укучылар өчен хәрәкәтчән команда уеннары да әзерләнгән иде. Чараның төп максаты: сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру өчен шартлар тудыру; зарарлы гадәтләргә, аерым алганда, тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International