ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр итүенчә,  авыл  хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасын  гамәлгә ашыру  кысаларында  2020 елдан  гаилә  терлекчелек  фермаларына  ярдәм  бирүнең кайбер  кагыйдәләре  үзгәрәчәк.  


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

22 ноябрь көнне Урта Көшкәт авыл клубында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча «Тәмәке тарту модада түгел, иркен сула» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Бу чарада өлкән сыйныф укучылары катнашты.

22 ноябрь көнне театр елы уңаеннан "Хикмәтле дә, серле дә театр" конкурсында катнашу максатыннан Кили мәдәният йортында балалар көче белән әзерләнгән Раилә Мөхсинованың "Практикантлар килгән безгә" пьесасы сәхнәләштерелде. Катнашучылар үз рольләрен матур итеп башкардылар. 

23 ноябрь көнне Субаш мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан “Җырлыйм туган якта” концерты узды. Концертта Субаш җирлегендә туып, төрле төбәкләргә таралышкан сәнгать сөюче авылдашлар һәм аларның балалары катнашты. Тамашага килгән халык концертны бик яратып, үз итеп карады. 

23 ноябрь көнне Яңгул мәдәният йортында ел дәвамында баручы спартакиада кысаларында, шашка-шахмат буенча авыл урамнары арасында ярыш булды. Ярышларда балалардан алып урта яшьтәгеләргә кадәр бик теләп катнашты. Берничә сәгатькә сузылган көч сынашулардан соң 1 урын - Таулы, 2 урын - Тау асты, 3 урын - Югары оч урамнары лаек булды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

23 ноябрь Нөнәгәр авыл клубында яшьләр өчен, тәмәкедән баш тарту көне уңаеннан, "Төтен эчләрендә адашма" исеме астында сорау-җавап формасында әңгәмә үткәрелде. 

Төп максат: яшьләрдә сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлеш бирү. Шулай ук мисаллар ярдәмендә никотинның сәламәтлеккә тискәре йогынты ясавы күрсәтелде. “Синең яшәү рәвешең” дип аталган кечкенә генә тест үткәрелде.

2019 елның 22 ноябрендә «Факел» яшүсмерләр клубында өлкән буын кешеләре арасында «Талантлар эзлибез» дигән иҗади бәйге узды. Конкурс дүртенче ел рәттән үткәрелә һәм «Вокал», «Сәнгатьле уку», «Музыкаль инструмент» номинацияләрендә халыкның иҗади сәләтләрен ачыкларга  ярдәм итә.

22 ноябрь көнне Шеңшеңәр мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә Әниләр көне уңаеннан "Рәхмәт сиңа, әнием" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырды. Бәйрәм балалар тарафыннан әзерләнгән җыр-биюләр, шигырьләр белән бәйле рәвештә барды. Әниләргә бәйрәм бүләкләре тапшырылды.

 

20 ноябрь көнне Кенәбаш авыл клубы 2019 ел - театр елы уңаеннан "Хикмәтле дә, серле дә театр" дип исемләнгән район конкурсында катнашып, Илгиз Зәйниевның "Кәҗә, сарык һәм башкалар" дигән музыкаль спектаклен тәкъдим итте. Спектакльдә катнашучылар һәрберсе үз рольләрен зур осталык белән башкарып чыктылар. Тамашачылар бик канәгать калдылар.

2019 елның 27 ноябрендә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган Бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрү планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International