«Тәмәке тарту модада түгел, иркен сула»

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Тәмәке тарту инде күптән таралды һәм хәзерге җәмгыятьнең эпидемик чиренә әверелде. Яшьләр арасында тәмәке тартучылар санын арттырмас өчен пропаганда әңгәмәләре үткәрелә. 

22 ноябрь көнне Урта Көшкәт авыл клубында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча «Тәмәке тарту модада түгел, иркен сула» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Бу чарада өлкән сыйныф укучылары катнашты. Тәмәке тарта башларга кирәкме һәм тәмәке тартуның сәламәтлеккә ничек зыян китерергә мөмкин икәнлеге турында әңгәмә үткәрелде. Шулай ук алар үзләренә тәкъдим ителгән буклетлардан тәмәке тартуның зыяны турында мәгълүмат белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International