2019 елның 24 ноябрь көнендә Әниләр көне уңаеннан Кили мәдәният йортында китапханә хезмәткәрләре белән берлектә "Әниләр йөрәге - бәллүр касә" дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды. Биредә әниләр зирәклектә, җитезлектә ярыштылар. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
2019 елның 24 ноябрендә Сырья авыл клубында Әниләр көне уңаеннан бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичәдә катнашучылар өчен Римма Николаева пьесасы буенча Сырья авылы халкы катнашында 2018 елда төшерелгән "Пӧртмась вень" (Тылсымлы энә) фильмы тәкъдим ителде. Балалар әниләргә кул эшләнмәләре, рәсемнәр һәм концерт номерлары бүләк иттеләр.
2020 елның 1 гыйнварыннан намуссыз судан файдаланучылар һәм судан файдалану килешүе төзү хокукына аукционда катнашучылар реестрын алып бару тәртибен бозган өчен гаепле вазыйфаи затларга штраф салыначак.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Татарстан Республикасы территориясендә терлекчелек (биологик калдыклар) калдыклары белән эш итү өлкәсендә тикшерү уздырды.
Республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә. Кооперативка керү фермерлар өчен аерым өстенлеккә ия. Беренче чиратта – продукцияне җитештерү, саклау һәм эшкәртү буенча көчләрне берләштерү исәбенә җитештерүнең табышлылыгын арттыру ул. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен нәтиҗәле идарә итә белергә кирәк. Моңа өйрәнергә теләүчеләрнең барысын да «Кооператив идарәче» модуль экспресс-курс кысаларында нәкъ менә шуңа өйрәтәләр дә инде.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен потенциаль җитештерүчеләр-экспортлаучылар белән очрашты. Фикер алышуны ачып, Наил Залаков болай диде: «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы АПК продукциясен экспортлауны үстерергә ниятли. АПК продукциясен экспортлау күләмен 2024 елга 360 млн. долларга җиткерүне күздә тота торган максатчан күрсәткечләр расланды. Бүген без үз продукциясен экспортлау белән кызыксынучы җитештерүчеләрне җыйдык һәм аларга ярдәм итәргә әзер».
22-23 ноябрьдә Казанда АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсы узды. Конкурс “Авыл яшьләре” программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе белән берлектә уздырылды.
2019 елның 22 ноябрендә Балтач «Форпост» үзәге Норма урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә «Без коррупциягә каршы!» айлыгы уңаеннан «Форпост» командасы һәм Балтач районы Норма урта мәктәбендә укучылар арасында «Хокукый турнир» дип исемләнгән интеллектуаль викторина үткәрде.
2019 елның 21-24 нче ноябрь көннәрендә Спас районында "Авыл уеннары" кысаларында ир-егетләр арасында баскетбол ярышы узды. Барлыгы 16 район командалары катнашты: Әлмәт, Зәй, Питрәч, Яшел Үзән, Тукай, Мамадыш, Түбән Кама, Спас, Азнакай, Буа, Әлки, Алексеевск, Саба, Әгерҗе, Арча. Балтач район җыелма командасы 3 урын яулады.
2019 елның 23 ноябрендә «Балтач» универсаль спорт залында 2006 елгы егетләр һәм кызлар арасында район беренчелегенә баскетбол ярышы булып узды. Ярышта Балтач, Норма, Урта Көшкәт мәктәбеннән, Балтач гимназиясе, Карадуган гимназиясе, Сосна төп гомуми белем бирү мәктәбеннән барлыгы 60 спортсмен катнашты.