Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлата

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

2020 елның 1 гыйнварыннан намуссыз судан файдаланучылар һәм судан файдалану килешүе төзү хокукына аукционда катнашучылар реестрын алып бару тәртибен бозган өчен гаепле вазыйфаи затларга штраф салыначак.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлата:

04.11.2019 № 361-ФЗ Федераль законы белән Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертелде. Шулай итеп, мондый реестрга кертелергә тиешле мәгълүматны тапшырмаган, вакытында тапшырмаган очракта яисә вазыйфаи затларга дөрес булмаган мәгълүмат биргән очракта ун меңнән алып унбиш мең сумга кадәр административ штраф салыначак. Реестрга мәгълүматны кертмәгәндә яки аңа алдан белә торып дөрес булмаган мәгълүмат керткәндә штраф күләме утыз меңнән алып кырык мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Үзгәрешләр 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International