20 ноябрь көнне Кенәбаш авыл клубы 2019 ел - театр елы уңаеннан "Хикмәтле дә, серле дә театр" дип исемләнгән район конкурсында катнашып, Илгиз Зәйниевның "Кәҗә, сарык һәм башкалар" дигән музыкаль спектаклен тәкъдим итте. Спектакльдә катнашучылар һәрберсе үз рольләрен зур осталык белән башкарып чыктылар. Тамашачылар бик канәгать калдылар.