ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүгенге көндә Татарстан эшкуарларына ТР Дәүләт заказы агентлыгының «Биржа мәйданчыгы» агрегаторы тәэмин итүче яки заказ бирүче табарга мөмкинлек бирә. Татарстан җитештерүчеләре продукциясенә ярдәм итүче бу система тиз үсеш ала. Бүген мәйданчыкта Татарстанның барлык 45 районы тәкъдим ителгән. Биредә бизнесменнар үз товарларын китерү турында мәгълүмат урнаштыра, шулай ук билгеле бер продукцияне эзләүне сорату җибәрә алалар.

2019 елның 26 ноябрендә район Советының утырышлар залында эшмәкәрләр эшен яхшырту һәм җиңеләйтү өчен "АГРТРТ" ның ЭТИС бүлеге баш белгече Таҗиев Илнар Илмас улы катнашында уку үткәрелде. Чарага Балтач районы оешмалары икътисадчылары чакырылган иде.

Бу очрашу эшмәкәрләр өчен файдалы булыр һәм әлеге мәйданчык ярдәмендә җирле эшмәкәрләр арасында күбрәк килешүләр төзелер дип өметләнәбез.​

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (шул исәптән Балтач) буенча 2019 елның 26 ноябрь 18 сәгатьтән 2019 елның 27 ноябрь 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м/c, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 м/c кадәр. Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -7..-12˚, аязган вакытта -15˚. Көндез максималь һава температурасы -3..-6˚. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.

Бүген  Казан  дәүләт аграр университетының иң яхшы   5   студентына  һәм Н.Э. Бауман ис. Казан  дәүләт  ветеринария   медицинасы академиясенең  иң яхшы  5 студентына  Россельхозбанктан беренче  мәртәбә  тантаналы  рәвештә исемле  стипендияләр  тапшырдылар. Студентлар  ай  саен   10 мең сум  стипендия  алачаклар. 

23 ноябрь көнне Чепья мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Әнкәй дигән бөек йолдыз" дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәмгә күп балалы аналар гаиләләре чакырылган иде. Сәнгать мәктәбенең Чепья филиалы һәм Чепья мәдәният йорты үзешчәннәре катнашында бик матур концерт күрсәтелде.

18-22 ноябрьдә «Факел» яшүсмерләр клубында Әниләр көненә багышланган акция узды. Балалар әлеге акциядә катнашып, әниләренә бүләкләр әзерләделәр. Открыткалар ясаган вакытта, һәр бала үзенең индивидуальлеген күрсәтте һәм бүләккә үз теләкләрен өстәде.

24 нче ноябрь көнне Бөрбаш Сәрдегәне авыл клубында Әниләр көне уңаеннан "Газизләрдән газиз, гүзәлләрдән гүзәл әниләр"  диеп исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Әниләргә багышланган кичә матур җыр-биюләр белән үрелеп барды. Кичә барышында быел 80 яшен билгеләп үтүче Заһидуллина Рәифә апаны юбилее белән котладылар. 

23 ноябрь көнне Әтнә авыл клубында СХПК "Кама" күмәк хуҗалыгы терлекчесе Закирова Рауза Мансур кызы һәм балалар бакчасында пешекче Гарипова Илсөяр Шарифулла кызына  55 яшь тулу уңаеннан  "Гомер көзе якты булсын" дип исемләнгән юбилей кичәсе булып узды.

Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Чепья авылында тәрбиягә алынган гаиләдә яшәүче Идея Жилинаның яшәү шартларын тикшерделәр.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, җитештерүгә интенсив технологияләр кертү  һәм культураларның яхшыртылган күрсәткечле сортларын куллану авыл  хуҗалыгында югарырак уңышларга ирешү мөмкинлеген бирде, дип белдерә.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр итүенчә,  авыл  хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасын  гамәлгә ашыру  кысаларында  2020 елдан  гаилә  терлекчелек  фермаларына  ярдәм  бирүнең кайбер  кагыйдәләре  үзгәрәчәк.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International