Әтнә авыл клубында "Гомер көзе якты булсын" дип исемләнгән юбилей кичәсе булып узды

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

23 ноябрь көнне Әтнә авыл клубында СХПК "Кама" күмәк хуҗалыгы терлекчесе Закирова Рауза Мансур кызы һәм балалар бакчасында пешекче Гарипова Илсөяр Шарифулла кызына  55 яшь тулу уңаеннан  "Гомер көзе якты булсын" дип исемләнгән юбилей кичәсе булып узды. Рауза һәм Илсөяр апаны гомер  бәйрәмнәре  белән котлап, алкышлар астында сәхнә түренә урын биргәннән соң аларның тормыш һәм хезмәт юллары турында видеоязма тәгъдим ителде. "Кама" күмәк хуҗалыгы идарәсеннән Гайфуллин Фаил Мәгъсүм улы, авыл советы башлыгы Җәләев Рафил Хәлиф улы һәм Әтнә башлангыч мәктәп  директоры Насихова Голнур Вафа кызы үзләренең иң изге теләкләрен җиткереп, юбилярларга  бүләкләр тапшырдылар. Берсеннән-берсе матур котлаулар, теләкләр концерт номерлары белән үрелеп барды. Шулай ук барлык әниләрне, әбиләрне Әниләр көне белән котладылар. Соңыннан татар биюләре белән дискотека оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International