Бүгенге көндә Татарстан эшкуарларына ТР Дәүләт заказы агентлыгының «Биржа мәйданчыгы» агрегаторы тәэмин итүче яки заказ бирүче табарга мөмкинлек бирә. Татарстан җитештерүчеләре продукциясенә ярдәм итүче бу система тиз үсеш ала. Бүген мәйданчыкта Татарстанның барлык 45 районы тәкъдим ителгән. Биредә бизнесменнар үз товарларын китерү турында мәгълүмат урнаштыра, шулай ук билгеле бер продукцияне эзләүне сорату җибәрә алалар.
2019 елның 26 ноябрендә район Советының утырышлар залында эшмәкәрләр эшен яхшырту һәм җиңеләйтү өчен "АГРТРТ" ның ЭТИС бүлеге баш белгече Таҗиев Илнар Илмас улы катнашында уку үткәрелде. Чарага Балтач районы оешмалары икътисадчылары чакырылган иде.
Бу очрашу эшмәкәрләр өчен файдалы булыр һәм әлеге мәйданчык ярдәмендә җирле эшмәкәрләр арасында күбрәк килешүләр төзелер дип өметләнәбез.