2019 елның 22 ноябрендә «Факел» яшүсмерләр клубында өлкән буын кешеләре арасында «Талантлар эзлибез» дигән иҗади бәйге узды. Конкурс дүртенче ел рәттән үткәрелә һәм «Вокал», «Сәнгатьле уку», «Музыкаль инструмент» номинацияләрендә халыкның иҗади сәләтләрен ачыкларга ярдәм итә. Бу кичтә гаҗәеп атмосфера хөкем сөрде.
Бүләкләү тантанасын ачып, район башлыгы ярдәмчесе Гарипова Энҗе Фәрит кызы Татарстан Республикасында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан очрашуның күркәм традициягә әверелүен билгеләп үтте. Ул коррупциягә җәмәгатьчелек катнашыннан башка каршы тору мөмкин түгеллеген ассызыклады. Катнашучылар белән сораштыру үткәрелде, видеоролик күрсәтелде һәм "Коррупциясез иҗат" стенгазетасы төзелде.