ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда барлык халык өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Бу коронавирус таралмасын өчен кирәк. Өйләреннән өзлексез цикл предприятиеләрендә, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, азык-төлек товарларын сату белән бәйле учреждениеләрдә, даруханәләрдә һәм тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче башка оешмаларда эшләүче гражданнар гына чыга ала.


1
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Бу хакта бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек вәзгыяте мониторингы буенча Оператив штаб утырышында әйтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

2020 елның 28 мартында Балтач районының Кенәбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Разыя Һади кызы Абдуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 26.03.2020 ел «Россия Федерациясе территориясендә яңа коронавирус йогышы таралуга каршы көрәш буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Координация советы президиумы утырышы йомгаклары буенча карарлар турында» һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.20 ел, № 208 «Татарстан Республикасында яңа короновирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»  карарын үтәү йөзеннән, яңа короновирус инфекциясе таралу буенча хәл тотрыклыланганчы, Татарстан Республикасының барлык аучылык җир-суларында 2020 елда язгы ау белән бәйле барлык чаралар туктатылды.

Азык-төлек иминлеген тәэмин итү, халыкны өзлексез рәвештә җитәрлек күләмдә ашамлык продуктлары белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы продукциясен, чималын һәм азык-төлекне өзлексез җитештерүгә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә: авыл хуҗалыгы продукциясен һәм аның эшләнмәләреннән продуктлар, ашамлык продуктларын да кертеп, җитештерүче, авыл хуҗалыгы продукциясенең һәм азык-төлекнең товар запасларын булдыручы оешмалар, шул исәптән сезонлы кыр эшләрен башкаручы, терлекчелек өлкәсендә эшләүче оешмалар, балык тотучы, балык эшкәртүче предприятиеләр, балыкчылык хуҗалыклары, шулай ук ветеринария дару чараларын җитештерү белән шөгыльләнүче оешмалар, халыкны ашамлык продуктлары белән тәэмин итүгә бәйле эшчәнлекне һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясендә эш көннәрен игълан итү турында” 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указының 2 пунктындагы «а», «в» һәм «г» пунктчаларына эләгә.

Хәзерге вакытта үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкына фермер продукциясен өйгә китертергә тәкъдим итә. Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә челтәрләре аша сату буенча шактый актив эш алып барыла, продукцияне өйгә китереп бирү буенча 40тан артык мәйданчык эшли. Сезнең игътибарга шуларның аеруча популяр булганнарын тәкъдим итәбез


31
март, 2020 ел
сишәмбе

Балтач районында бүгенге көндә чит илләрдән кайткан 21 граждан исәпләнә. Исегезгә төшерәбез, барлык кайткан кешеләр 14 көнгә үз-үзләрен изоляцияләүне тәэмин итәргә тиеш.

Көн саен полиция хезмәткәрләре, Роспотребнадзор белән берлектә, изоляциядәге гражданнарның карантин режимы үтәлешен тикшерү буенча рейдлар үткәрә.

Рейдлар барышында хокук бозулар ачыкланмады, изоляциядәге барлык гражданнар да өйләрендә. Үз-үзеңне изоляцияләүче кешеләргә өйдәге изоляция шартларын һәм режимны бозу нәтиҗәләрен аңлаталар.

 

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләвенчә, 2020 елның гыйнвар-февраль айларында барлык категория хуҗалыкларда сөт җитештерү 4,3 млн.тонна тәшкил итте, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,8% ка артыграк. Шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында җитештерү 9,1% ка арткан. Иң күп үсешне Краснодар өлкәсе, Рязань, Воронеж, Новосибирск, Калуга өлкәләре һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмалары тәэмин итте.

Бу хакта бүген социаль әһәмияткә ия авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек белән бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча оператив штаб утырышында авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев хәбәр итте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Балтач муниципаль районы территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатында, Балтач муниципаль районы җитәкчеләре тарафыннан гражданнарны шәхсән кабул итү вакытлыча туктатыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International